21 июль 2017 яңалыклары
-
Питрәч “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә, спорт комплексында, “Джунгли”да һәм Нептунда кунакта булдылар
Питрәч "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүче балаларга һәр яңа көн бүләк алып килә. Тәрбияче Дилә Волкова балаларны "Ерткычлар" һәм "Үлән ашаучы хайваннар" командаларына бүлеп, "Джунгли чакыра!" уенын үткәрде һәм күңелле танып-белү конкурслары әзерләде. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, шуңа да карамастан, балалар барыбер бик канәгать калдылар. Тәрбияче Ләйсән Галимҗанова малайлар һәм кызлар өчен...
-
Халыкны яклаучы һәм гаилә учагын саклаучы
Бүген православие дине тотучылар Изге Ананың Казан иконасы табылган көнне билгеләп үтә. Бу христиан дине тотучыларның иң яраткан иконасы. Яңа өйләнешүчеләргә кәбен кыйганда да нәкъ менә аны бүләк итәләр, дин тотучы гаиләләрдә яшь бала караваты баш очына да аны куялар.
-
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Территорияләрне матурлатуга район үзәгендә зур игтибар бирәләр. Оешмалар бик еш өмәләр ясап тора. Узган атнада тулы составта җыештырырга өмәгә чыктылар.
-
Питрәчлеләр район сулыклары яр буйларын чүп-чардан арындыралар
Кощак авыл җирлегендә яшәүчеләр "Чиста яр" экологик акциясенә кушылдылар.
-
“Район газетасыннан башка күңелсез!”
2017 елның II яртыеллыгына язылу төгәлләнгәннән соң, "Алга" ("Вперед") район газетасы редакциясендә әбүнәчеләр арасында үткәрелгән традицион конкурска нәтиҗәләр ясалды. Бу юлы анда газетаны өенә яздырган һәм безгә үзенең квитанциясен алып килеп биргән кешеләр катнашты. Берничә бүләк инде үз хуҗаларына барып та җитте.